+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июнь 2020, 16:45

Өлкәннәр! Үзизоляция режимын саклагыз!

10 июньдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә узды, анда 65 яштән узган гражданнарга үзизоляцияне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

10 июньдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә узды, анда 65 яштән узган гражданнарга үзизоляцияне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә китергән мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус йоктырган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны артты. Шул ук вакытта ул, әлеге категория гражданнар элеккечә үзизоляция режимын сакларга тиеш, дип ассызыклады.

Андрей Назаров белдерүенчә, республиканың өлкән яшьтәге гражданнарының сәламәтлеге һәм гомере Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелегенә бәйле булачак.

РБ Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республика Башлыгының онлайн очрашуы барышында ветераннарның иҗтимагый оешмаларында яңгыраган кайбер тәкъдимнәрен әйтте, анда, башка сораулардан тыш, COVID-19 шартларында өлкәннәрнең сәламәтлеге турында да фикер алыштылар.

Республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләренә кемгә адреслы игътибар бирергә, ярдәм күрсәтергә кирәклеген, шул исәптән социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ягыннан да, өстәмә рәвештә анализларга кушылды.

Ветераннарның әйләнә-тирәдәгеләр белән элемтәләрен киметү максатында сәүдә челтәрләренә, өлкәннәр кибетләренә бару вакытын билгеләү мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Ленара Иванова өлкән яшьтәге гражданнарны санлы грамоталылыкка өйрәтүгә кагылышлы тәкъдимне аерым билгеләп үтте.

- Моңа аерым игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады вице-премьер. - Нәтиҗәдә, бу төрле сервислардан файдаланырга, коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләүләрне башкарырга, азык-төлек һәм медикаментларга онлайн заказлар ясарга, Дәүләт хезмәтләре сайтыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Чарада өлкәннәргә мәгълүмат җиткерү эшен активлаштырырга кушылды.

Фото: pravitelstvorb.ru


Читайте нас