+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Июня 2020, 19:45

Иң мөһиме - гражданнар сәламәтлеге!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирүенә әзерләнүгә багышланган федераль округ киңәшмәсендә катнашты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирүенә әзерләнүгә багышланган федераль округ киңәшмәсендә катнашты.

Видеоконференция форматында аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барды.

Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, барлык хакимият органнарының мөһим бурычы - тавыш бирү барышында гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итү. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә, ә тавыш бирү бүлмәләре контактсыз термометрлар, бактерияләргә каршы келәмнәр һәм антисептиклар белән комплектланган булырга тиеш. Тавыш бирү участокларында санитария хезмәтләренең барлык нормаларын һәм таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Киңәшмәдә катнашучылар тавыш бирү барышында хокук тәртибен саклау мәсьәләләре турында да фикер алышты. Игорь Комаров ассызыклаганча, гражданнарның ихтыяр белдерүе мөмкин кадәр үтәкүренмәле шартларда узарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү көне 1 июльдә урындагы вакыт белән 8:00 дән 20:00гә кадәр узачак. Бу көнне участокка килә алмаган гражданнар өчен алдан тавыш бирү, яшәү урыны буенча ("мобиль сайлаучы") һәм участок бинасыннан читтә тавыш бирү кебек өстәмә мөмкинлекләр каралган.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас