Бүген һава торышының кискен начараюы мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын һава торышының начараюы турында кисәтә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 12 июньдә төбәктә урыны белән боз явуы көтелә, җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
12-15 июнь көннәрендә Башкортстанның көньяк районнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
Бофорт шкаласы буенча, җилнең тизлеге секундына 17-20 метрга кадәр җитүе мөмкин. Бу исә “давыл” көтелүен аңлата. Мондый көчле җил вакытында агач ботаклары сына. Мондый һава торышы барлык төр транспорт өчен дә хәвефле.
Фото:minsknews.by