Катнашучылар җәмгыять аралыкларын төзекләндерүне, урыннарда инвестицион һәм эшкуарлык эшчәнлеген активлаштыру кирәклеген һәм башка мөһим мәсьәләләрне тикшерде.
Киләсе атнага республикада автомобиль юлларындагы чокырларны ремонтлауның беренче этабы тәмамлана. Дефектларны санлаштыруны 15 апрельгә кадәр тәмамладылар.
Радий Хәбиров Башкортстанда юл төзелешенә һәм ремонтка җитди игътибар бүленүен ассызыклады. Киләсе елга бу юнәлештә эшләрнең күләмен һәм финанслануын арттырып, шәһәр һәм районнарда юл ремонтлауга аерым басым ясарга планлаштырыла.
Киңәшмәдә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар бирүгә әзерлек мәсьәләсен дә тикшерделәр.