12 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы теркәлгән.
Тәүлек эчендә 18 кеше сәламәтләнде, коронавирустан үлем теркәлмәде. Пандемия башланганнан бирле үлүчеләр саны - 18 кеше. Бу хакта стопкоронавирус.рф хәбәр итә.
Башкортстанда коронавирустан зарар күрүчеләрнең гомум саны 4348 кешегә җиткән, 1759ы савыккан.
Дәвалауда 2507 кеше кала, шуларның 1001е - стационарда, 1506ы - амбулатор дәвалануда, алар авыруны җиңел формада кичерә.