+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2020, 06:40

Радий Хәбиров Русия көне белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Русия көне белән котлады. Анда болай диелә:

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Русия көне белән котлады. Анда болай диелә:
"Кадерле дуслар!
Безнең барыбыз өчен дә Русия көне - ил дәүләтчелегенең, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык традицияләренең күпгасырлык традицияләрен чагылдыручы төп дәүләт бәйрәме. Ул барлык русиялеләрне данлы үткәнгә хөрмәт, Ватанга мәхәббәт белән берләштерә.
2020 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгесе астында уза. Безнең уртак бурычыбыз - тарихи дөреслекне саклау, Ватанны саклаучыларны искә алу.
Бу көннәрдә республика халык герое Салават Юлаевның 266 еллыгын билгеләп үтә. Без алга таба да яшьләрне патриотлар итеп үстерәчәкбез, аларны Салават кебек үк туган җиребезне яратырга һәм кадерләп сакларга өйрәтәчәкбез.
Ата-бабаларыбызның героик мирасына таяну белән без Русия тарихына яңа мөһим битләр язуны дәвам итәбез. Башкортстан вакытлы кыенлыкларны лаеклы уза һәм алга таба уңышлы бара. Без берләштек, көчлерәк һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Инвестицияләрне, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерәбез, шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерәбез. Йөзләгән меңнәрчә республика хезмәтчәннәре Ватаныбызның куәтен ныгыта.
Башкортстан Республикасы алга таба да бөек Русиянең ышанычлы терәге булачак. Безнең уртак йортыбызда тынычлык булсын һәм ул чәчәк атсын!
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!"
Фото: glavarb.ru
Читайте нас