+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июнь 2020, 06:15

Республика журналистлары һөнәри бәйрәмен билгели

14 июнь республикабыз каләм ияләренең һөнәри бәйрәме - Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көнен билгели.

14 июнь республикабыз каләм ияләренең һөнәри бәйрәме - Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көнен билгели.

Шушы уңайдан Матбугат йорты алдына куелган республиканың билгеле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, журналист Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының генеральный директоры Венера Хәкимова, Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, республика басмаларының баш мөхәррирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

- 1917 елның 14 июнендә беренче башкорт гәзите “Башкорт иттифагы бюросының мөхбире”нең беренче саны чыкты. Гәзитнең дөнья күрүе башкорт халкы тарихында яңа этап, үзенең басма сүзләре үсешенең башлангычы булды. Республика Президенты Указы белән 14 июньдә Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне дип игълан ителде, - диде Максим Ульчев.

Венера Хәкимова һәм Артур Дәүләтбәков журналистларны һөнәри бәйрәм белән котладылар.

Фото: Динар Кәлимуллин.


Читайте нас