Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров игълан итте.
Башкортстанда 22 июньнән фитнес-үзәкләргә, 29 июньнән — шифаханәләргә, ял йортларына, спорт секцияләренә, 1 июльдән — мәктәп яны лагерьларына, 3 июльдән — мәктәп базасында лагерьларга эшләргә рөхсәт ителә. Бу хакта Радий Хәбиров игълан итте.
Ул ассызыклаганча, бу эш “Роспотребнадзор”ның катгый таләпләрен үтәгән очракта гына мөмкин.
"Таләпләрне үтәмәгән учреждениеләр ачылмаячак", - дип кисәтте ул.
Таләпләр арасында — лагерьларның барлык хезмәткәрләренең медицина тикшерүе үтүе. Бу җәһәттән барлыгы 10 меңнән артык анализ ясарга туры киләчәк.
Фото: gorobzor.ru