+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Июня 2020, 06:00

Салкыннар озак сакланырмы?

Синоптиклар яңа эш атнасына һава торышы фаразлады.

Синоптиклар яңа эш атнасына һава торышы фаразлады.

Синоптиклар фаразларына караганда, алдагы биш көндә республикада һава торышы көндез +28кә кадәр күтәреләчәк, минималь температура 26 градустан кимрәк булачак һәм төнлә урыны белән +2гә кадәр төшәчәк, ә уртача һава температурасы +14.
Бүген, 15 июньдә, төбәктә явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, көндез урыны белән көчле җил. Көндез һава температурасы +20, +25.
Иртәгә, 16 июньдә, шундый ук һава торышы сакланачак. Республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында төнлә һәм иртән +2гә кадәр салкын булырга мөмкин. Шул ук вакытта көндез +22, +27 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшем көтелми.
Чәршәмбе, 17 июньдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Яшен вакытында көчле җил. Һава температурасы төнлә +9, +14, төньяк һәм көнчыгыш районнарда +4, көндез + 23, +28 булачак.

Фото: 7dach.ru
Читайте нас