Башкортстан Башлыгы оператив киңәшмә барышында республика территориясендә югары әзерлек режимында үзгәрешләр турында белдерде.
— Ләкин беркем дә барысы да яхшы дип уйларга тиеш түгел. Без инфекциялеләрнең тотрыклы кимүенә ирештек. Бу — җентекле һәм актив эш нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әмма тынычлансак, тагын да ешрак авырый башлаячакбыз. Безгә, гомумән, тынычланырга ярамый. Булган барлык карантин нормалары да көчендә кала. Ләкин кайбер чыгармалар ясыйбыз. Бүгеннән җиһазландырылган пляжларны ачарга кирәк. Алар күп түгел, миллионлы шәһәр булган Уфада нибары тугыз, — диде ул.
Фото: gorobzor.ru