Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2020, 11:20

Балалар бакчасында коронавирус таралган

Сабыйларга авыруны шәфкать туташы йоктырган.

Сабыйларга авыруны шәфкать туташы йоктырган.

Тула хакимиятенең мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, өлкә башкаласының 11нче балалар бакчасында сабыйлар арасында коронавирус таралуы ачыкланган. Шәфкать туташы беренче зарарланган була, ул 29 майда анализлар тапшырган һәм 9 июньдә авыру раслану турында белгән. Шул ук көнне Тула балалар бакчасын япканнар.
Авыру дежур төркемгә йөргән алты балада расланган. Хәзер алар өйдә дәвалана, авыру аларда җиңел төрдә уза.

Фото: myslo.ru