+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июнь 2020, 06:08

Чиләбе өлкәсендә йөк машинасы астында калган уфалыларның хәле ничек?

Авариядә ике кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән иде.

Авариядә ике кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән иде.

Чиләбе өлкәсе дәваханәләренең берсенең баш табибы Елена Шильцына М-5 трассасындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң Башкортстаннан зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге торышы турында 74.RU басмасына хәбәр итә.

Авария Сильга елгасы аша кичүдән ерак түгел килеп чыккан: йөк машинасының, машина йөртүче сүзләренчә, тормозы эшләмәгән, авыр йөк машинасы җиңел машиналар колоннасына бәрелгән. Аның авырлыгы астында машиналар уенчык кебек изелгән, ике кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән.

- Кабул итү бүлегенә дүрт кеше килде. Аларның икесен, шул исәптән Башкортстанда яшәүче бер хатын-кызны да, амбулатор дәвалауга җибәрдек. Ул үзе артыннан туганнары килүен көтә. Ике пациентның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта. Алар - Уфадан, бер машинада барганнар. 58 яшьлек ирнең ике кабыргасы сынган, икенчесененә - 57 яшь, аның ике кабыргасы һәм умрау сөяге сынган, алар кирәкле процедураларны ала, сәламәтләндерү терапиясе уза, — дип билгеләп үтә Елена Шильцына.

Фото: ЧП ДТП Златоуст / Vk.com
Читайте нас