+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 июнь 2020, 08:19

Бакалы районында контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү бара

Хәзерге шартларда тирә-юньне саклау мәсьәләсе бик кискен тора. Нәкъ менә авыл инфраструктурасы һәм яңа төзелә торган объектларның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен, авыл территорияләренең экологик торышына бәйле хәвеф-хәтәрләрне бетерергә кирәк.

Хәзерге шартларда тирә-юньне саклау мәсьәләсе бик кискен тора. Нәкъ менә авыл инфраструктурасы һәм яңа төзелә торган объектларның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен, авыл территорияләренең экологик торышына бәйле хәвеф-хәтәрләрне бетерергә кирәк.

Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев быел ук авыллар территориясендә мөмкин кадәр күбрәк контейнер мәйданчыклары булдыру бурычын куйды. Авыл хакимиятләре башлыклары бирелгән йөкләмәгә җаваплы карады. Бу эшкә беренчеләрдән булып Бакалы авыл хакимияте кереште. Шушы көннәрдә биредә 13 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелде. Бу мөһим эштә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы яхшы ярдәм булды.

Программа кысаларында 53 контейнер мәйданчыгы һәм 4 авыл хакимиятендә 111 контейнер урнаштыру планлаштырылган. Бу максатларга федераль бюджеттан 2,8 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аукцион нәтиҗәләре буенча подрядчы оешма буларак «Сельэнергосервис» җәмгыяте (Бакалы авылы) билгеләнде. 6 кешедән торган бригада кыска вакыт эчендә эшләр башкарды.

Чыннан да, тимер профлист белән әйләндереп алынган тимер-бетон нигез пөхтә архитектура корылмасы булып тора. Контейнерлардан чүп-чар капкач ачылганда да таралмаячак, мәйданчыкка теләсә кайсы һава торышында да барып җитәргә мөмкин. Предприятие җитәкчесе И.А. Әхмәтдиянов сүзләренә караганда, шушы көннәрдә көпчәкләрдә яңа металл контейнерлар кайтарылыр дип көтелә, соңыннан аларны мәйданчыкларга урнаштырасы гына кала. Бүген бригада Дияш авыл хакимияте территориясендә контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүне дәвам итә.
- Бакалы районында "Чүп-чар реформасы"н гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды, беренче көннән үк без каты коммуналь калдыкларны җыюның савытсыз ысулын гамәлдән чыгардык, чүп-чар җыелуның вакытлыча урыннарын билгеләдек, узган елның яз һәм җәй айларында контейнер мәйданчыкларының күп өлешен төзекләндердек. Төбәк операторыбыздан уңдык дип әйтергә кирәк, «Экология Т» җәмгыяте безнең барлык тәкъдимнәребез һәм үтенечләребезгә җавап бирә, йөк ташучы Я.Я. Маликов белән тыгыз элемтәдә эшлибез, халык яңалыкны уңай кабул итүе мөһим. Бу аңлашыла да - тирә-якта чиста, пөхтә, чүп-чарны полигонга илтергә кирәкми. Болар барысы да авыл җирендә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга, халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итәчәк, - дип шәрехли бу мәсьәләне Бакалы районы хакимияте башлыгы урынбасары Р.З. Хәйдәров.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторы планнары буенча, 2021 елда Бакалыда чүп-чарны сортларга аеру станциясен урнаштыру планлаштырыла. Сортировкалау цехы каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча зур комплексның бер өлеше булачак, ул Туймазы шәһәрендә урнашачак.

Фото: https://go.mail.ru


Читайте нас