+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Июня 2020, 19:04

Чираттагы «Төзелеш сәгате» үтте

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә башында Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча юл картасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Әйтик, Нефтекамадагы “Авалон” торак комплексындагы 29нчы, шулай ук Уфа районы “Новобулгаково” торак комплексында 2Б санлы күпфатирлы ике йорт - арытаба файдалануга тапшыру өчен Башкортстан Дәүләт торак күзәтчелеге килешүенә кертелде.
Моннан тыш, 19 июньдә республиканың өлешчеләр вәкилләре катнашлыгында Гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән өлешләп төзүдә катнашучыларны берлектә финанслау мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Төбәк заявкаларын карау һәм акча бүлү турында карарлар кабул итү вакыты турында сүз барды. Июнь ахырына кадәр Фондның күзәтү советы Уфаның «Арбат» торак-коммуналь хуҗалыгы буенча гаризаны караячак, ә өченче кварталдан фонд проблемалы объектларга бәя бирәчәк. Алар арасында «Миловка паркы» торак комплексы да бар.
– Федераль фонд белән эшне активлыкны киметмичә дәвам итәбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шулай гына без реаль нәтиҗә алалабыз. Моның өчен булган барлык ресурслардан файдаланырга кирәк.

Арытаба Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе киңәшмәдә катнашучыларны «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән «Башкортостан Республикасы торагы» төбәк проектын гамәлгә ашыру белән таныштырды.

Аның бурычлары нигезендә 2020 елда төбәктә 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Шул ук вакытта гыйнвар-май айларында 871 мең квадрат метр мәйданда яңа торак төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3 процентка күбрәк.

Стәрлетамакта торак төзелешен үстерү өчен яңа җир участокларын билгеләргә кирәк, чөнки гамәлдәге шәһәр мәйданнары беткән. Кумертауда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы актив тормышка ашырыла. Әмма шәхси төзелештәге яңа микрорайоннарда газ һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен үткәрү зарур. Инженерлык инфраструктурасы проектларын республика максатлы инвестицион программасына кертергә кирәк.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә һәм Башкортостан Хөкүмәтенә билгеләнгән мәсьәләләрне эшләп бетерергә һәм якындагы «Төзелеш сәгате» утырышларының берсендә тәкъдим итәргә кушты.

Арытаба муниципалитетлар гомумдәүләт проектын даими нигездә гамәлгә ашыру турында хәбәр итәчәк.
Башкортстан Торак тозелешен үстерү фонды генеральный директоры урынбасары Евгений Декатов "Жилстройсбережения" республика ипотека-туплау программасын үстерү перспективалары турында сойләде. Проект республикада 2014 елдан бирле тормышка ашырыла.

Программа шартлары буенча, гражданнар партнер банкларның берсендә - «Уралсиб» яки «Сбербанк»та өч елдан алып алты елга кадәр тупланма исәп ача. Гражданнарның айлык кертемнәренә республика бюджетыннан взнос суммасының 30 проценты күләмендә премия исәпләнә, бу уртача керемле гаиләләргә булачак торак кредиты өчен беренче взносны уңайлы тупларга мөмкинлек бирә.
Элегрәк программада торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар, шулай ук 35 яшькә кадәр, балалары булган гаиләләр катнаша ала иде. Башкортстан Башлыгы кушуы буенча 2019 елның 1 мартыннан әлеге чикләүләр бетерелде.

Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге кризис күренешләренә бәйле рәвештә, Евгений Декатов программада 2021 ел ахырына кадәр ирекле катнашуны саклап калырга тәкъдим итте. Ул, шулай ук, гражданнарҗгамәлдәге федераль ташламалы торак кредитлары программаларыннан файдалана алсын өчен туплау чорының минималь вакытын бер елга кадәр киметергә тәкъдим итте.

Радий Хәбиров республика Башлыгы Хакимиятенә әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас