+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 июнь 2020, 18:30

Үзебездә җитештерелгән ит республика базарына чыгарылачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында чираттагы онлайн-киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында чираттагы онлайн-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә ит продукциясен республика базарында эшкәртү һәм сату мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә төбәк җитәкчесе тармакның стратегик үсеше буенча системалы карарлар әзерләү кирәклеген билгеләде.

— Авыл хуҗалыгын модернизацияләү, куәтле эшкәртү базасын формалаштыру, яңа технологияләр кертү буенча зур юл башында торабыз. Безгә күп нәрсәне үзгәртергә кирәк булачак, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Төбәкнең ресурс потенциалын, безнең кешеләрнең тәҗрибәсен һәм хезмәт сөючәнлеген исәпкә алып, бу бурычның яхшы перспективалары бар дип саныйм.

Ит продукциясе базарындагы хәл турында Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев сөйләде.

“Зуевское” җәмгыяте директоры Альберт Мөхәммәдьяров ит терлекләрен үстерү технологияләре, шулай ук продукция эшкәртү һәм сатуны оештыру белән таныштырды. Хуҗалык базасында 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы, сугым һәм эшкәртү цехлары эшли. Ит продукциясе фермер кибетләренең үз челтәре аша сатыла, анда шулай ук республиканың башка товар җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителә.
Башкортстан Башлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгына симертү мәйданчыкларын арттыру буенча комплекслы план эшләргә кушты, бу өлкәдә уңышлы хуҗалыкларның берсе базасында күчмә “Авыл сәгате” үткәрергә тәкъдим итте.

Читайте нас