+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июнь 2020, 12:45

Бәйрәм чаралары вакытында юл хәрәкәте чикләнәчәк

25 һәм 26 июньдә Уфаның Киров районында Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында хәрәкәттә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында З. Вәлиди урамы буйлап транспорт хәрәкәте, «Ватан» этнопаркына төшү һәм "Hilton Garden" отеленә керү юлы чикләнәчәк.

Аерым алганда, транспорт хәрәкәте 09.00дән 13.00 сәгатькә кадәр 25 июньдә һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 26 июньдә түбәндәге участокларда ябылачак:
- З. Вәлиди урамы буйлап Совет урамыннан Гафури урамына кадәр;
- «Ватан» этнопаркына төшү (аскы мәйданчык);
- "Hilton Garden" отеленә килү юлы.
Хәрәкәтне чикләү вакытында күрсәтелгән участокларда җәмәгать транспорты маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.
Уфа шәһәре хакимияте шәһәр халкына һәм кунакларга хәрәкәтне чикләү кертүгә аңлап карауларын сорап мөрәҗәгать итә, мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм үз хәрәкәтенең маршрутын алдан планлаштырырга киңәш итә.
Фото: ufacity.info
Читайте нас