Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Башкортсан Хөкүмәте каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясэнең чираттагы утырышын үткәрде.
Утырыш видеоконференция режимында узды. Республика комиссиясе әгъзалары белән бергә утырышта Семеновскаядагы Воскресение Христов (Мәскәү) храмы каршындагы кризис психологиясе үзәге җитәкчесе, кризис психологы Михаил Хасьминский һәм Вологда өлкәсе психоневрология диспансерының балалар психиатрия бүлеге мөдире, "Защита" Интернет челтәрендә мәгълүмат хәвефсезлеге үзәге" коммерция карамагында булмаган автоном оешма директоры, табиб-психиатр Юрий Афанасьев та катнашты.
Балигъ булмаганнар арасында деструктив хәрәкәтләр һәм криминаль субкультураларның таралуын кисәтү чаралары турында мәсьәлә каралды.
Соңгы вакытта балигъ булмаганнар арасында мәгариф оешмаларында яшьтәшләре һәм укытучыларына карата көч куллануны популярлаштыручы «скулшутинг» кебек хәрәкәт тарала.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган өч елда Русия Федерациясенең 27 субъектында шундый 43 һәлакәт теркәлгән. Агымдагы елда Русия Федерациясе территориясендә оператив юл белән мәктәпләргә һөҗүм итү белән шөгыльләнүче 10 үсмер ачыкланган инде.
Тагын бер деструктив хәрәкәт - төрмә субкультурасы. Җинаять төшенчәсенә ия булган, җинаятьчелек дөньясы абруен яклаган һәм таный торган балигъ булмаганнар республикада яшьтәшләренә үз фикерләрен көчләп тагучылар билгеле түгел.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - балаларның мәгълүмати хәвефсезлеген тәэмин итү проблемасы һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә балигъ булмаганнарның хокукларын бозуларны кисәтү. Интернетны тикшерү институты доклады нигезендә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча анда балалар аудиториясе 59,3 миллион кеше тәшкил иткән, бер ел эчендә ул 12 процентка арткан. Ата-аналар фикеренчә, балаларда интернетта иң популяр практикалар: онлайн-уеннар - 59, видео карау – 53, белем бирү контентын куллану - 42 процент.
2019 елда 4091 (2018 елда - 6052) наркотикларны пропагандалаучы сайт, 775 (2018 елда - 1027) суицидларны пропагандалаучы сайтлар, 1447 (2018 елда - 1301) экстремистлык эшчәнлеген пропагандалаучы сайтлар ачыкланды.
Утырыш барышында экспертлар хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде һәм якын арада утырыш барышында күтәрелгән проблемалар буенча укыту вебинарлары оештырырга тәкъдим итте.
Фото:https://pravitelstvorb.ru/