+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Июня 2020, 11:50

Ике парад арасында - бер гомер юлы

75 ел элек 24 июнь көнне Кызыл мәйданда җиңүчеләрне каршы алдылар. Бу тарихи Җиңү парадында катнашкан якташыбыз, фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Калентьевка бүген зур хөрмәт күрсәтелде.

75 ел элек 24 июнь көнне Кызыл мәйданда җиңүчеләрне каршы алдылар. Бу тарихи Җиңү парадында катнашкан якташыбыз, фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Калентьевка бүген зур хөрмәт күрсәтелде.

75 ел элек парадта катнашу өчен шәхси состав җентекләп сайлап алына. Беренче кандидатлар - сугышларда батырлык, хәрби осталык күрсәткәннәр була. 807нче штурмлау авиация полкының истребитель очучылары, шулай ук аларга хезмәт күрсәтүче механиклары да сайлана, алар арасында Николай Калентьев та була.

Мәскәүгә парадка барлык катнашучылар да 10 июньдә килгән. Очучылар төркемен Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәреннән ерак түгел хәрби аэродромда урнаштырганнар.

Җиңү парадында катнашучыларның хәтерләүләре буенча, 1945 елның 24 июнь иртәсе Мәскәүдә болытлы була. Вак яңгыр ява. Әмма бу башкаланың Кызыл мәйданында тезелгән солдатларның һәм офицерларның күтәренке кәефендә бер дә чагылыш тапмый. Парадны Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә.

Җиңү парадынан соң сержант Калентьев 1950 елга кадәр ябык гарнизонда хезмәт итә, анда совет атом бомбасы төзелә.

Бүген фронтовикның күкрәген күп кенә бүләкләр бизи. Алар арасында II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлар өчен», «Батырлык өчен», «Георгий Жуков», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре бар.

Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан парадта ул бүләкләрне журналистларга күрсәтте. "Димәк, аларның юбилее!" - дип елмая ветеран.

Бүген Мәскәүдә 75 елдан соң Җиңү парады узды. Калентьев Николай Михайлович өчен аның йорты тәрәзәләре астында тантаналы котлау оештырылды.

Сезнең алда баш иябез! Батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм хәтеребездә сакларбыз!

Фото: "Башинформ"


Читайте нас