"Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге" конкурсына йомгак ясалды. Аның лауреатлары арасында Ярмәкәй районнан муниципаль хезмәткәр дә бар.
Иске Турай авыл советы авыл хакимияте башлыгы Илмира Исламова «Башкортстан Республикасы авыл хакимиятенең иң яхшы муниципаль хезмәткәре " номинациясендә II урынны яулады һәм акчалата премиягә лаек булды.
- Башкортстанда муниципаль хезмәткәрләрнең республика конкурсы 2007 елдан бирле үткәрелә. Аны "Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе оештыра. Конкурсның максаты - муниципаль хезмәткәрләрнең иҗади потенциалын ачу, бу өлкәдә алдынгы тәҗрибәне пропагандалау, муниципаль хезмәткәрләр һөнәренең абруен күтәрү, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы муниципаль район Советы секретаре Эльвира Назарова.
Әйтергә кирәк, Ярмәкәй районы «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» республика конкурсында күп тапкыр призер булды.
2014 елда Ярмәкәй авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Люзия Гайфуллина «Авыл хакимиятенең иң яхшы муниципаль хезмәткәре» номинациясендә I урынны яулады. 2015 елда "Административ үзәк белән иң яхшы муниципаль район" номинациясендә район III урынны алды. 2017 елда район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Эльвира Миргасыймова "Башкортстан Республикасы муниципаль районының иң яхшы муниципаль хезмәткәре" номинациясендә III урынны яулады. 2018 елда шул ук номинациядә район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Энҗе Шәфыйкова I урынны яулады.
Шушы көннәрдә тагын биш кеше "Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең Мактау грамоталарын алды. Ә Ярмәкәй авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Люзия Гайфуллина, Башкортстан Республикасы Башлыгының "Югары һөнәри осталык һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен" Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Район хакимиятенең зур залында бүләкләрне муниципалитет башлыгы Илшат Райманов тапшырды.
Фото: Энҗе Шәфыйкова.