+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июнь 2020, 16:01

Сабыйны су һәлак иткән

Шаран районының Наратасты авылы янында, Шаран сусаклагычында 11 яшьлек бала үлгән, дип хәбәр итәләр Башкортсанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетынан.

Шаран районының Наратасты авылы янында, Шаран сусаклагычында 11 яшьлек бала үлгән, дип хәбәр итәләр Башкортсанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетынан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай дуслары белән су коенырга килгән. Ярдан йөзеп киткәч, баланың көче беткән һәм ул су төбенә киткән. Ярда утырган балыкчылар, баткан баланы күреп, аны коткарып калырга тырышса да, өлгерә алмаганнар.

Һәлак булган баланың мәетен авария-коткару хезмәте коткаручылары судан чыгарган.

Бу инде быел батып үлгән дүртенче бала, дип хәбәр итә ведомство һәм чираттагы тапкыр сулыклар ярларында бик сак һәм уяу булырга чакыра.

Беренче чиратта, исегездә тотыгыз, балалар тормышы өчен җаваплылык - ата-аналарда. Балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгез. Аларны һичкайчан да караучысыз калдырмагыз. Йөзә белү - суда хәвефсезлек гарантиясе түгел әле. Коену өчен бары тик махсус җиһазландырылган комлыкларны гына сайлап алыгыз, анда һәрвакыт коткаручылар була. Ярдан ерак түгел, хәвефсез зонаның чикләрен билгели торган буйкалар артында йөзмәгез. Суга чуммагыз, чөнки аның төбендә куркыныч әйберләр калырга мөмкин. Исерек хәлдә коенмагыз. Суга батучыларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен исәпкә алыгыз. Зыян күрүчегә дөрес һәм вакытында ярдәм күрсәтү кайвакыт аны тормышка кайтарырга бердәнбер мөмкинлек була.

Судагы һәлакәтнең шаһиты булсагыз, кичекмәстән «112» ашыгыч хезмәтләрен чакыртуның бердәм номеры буенча шалтыратыгыз.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас