Сугыш һәм тыл ветераннары шәһәрдә һәрдаим игътибар үзәгендә. Җиңү Парады көнне дә шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев фронт бригадасы формасында оештырылган коллектив белән ветераннарны тәбрикләде. Башлык ветераннарга саулык, тыныч картлык, Җир йөзендә сугышның башкача кабатланмавын теләде. Чаралар барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп үткәрелде.