+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июнь 2020, 17:07

Ветераннарга - кесә телефоннары

Бүген Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына бушлай кесә телефоннары таратыла. Акция «Бердәм Русия» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең уртак проекты кысаларында уза.

Бүген Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына бушлай кесә телефоннары таратыла. Акция «Бердәм Русия» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең уртак проекты кысаларында уза.

Меңгә якын ветеран-фронтовик шәхси куллану өчен гаджет һәм мобиль элемтәнең лимитсыз тарифын алды. Мобиль җайланмаларга алдан ук социаль хезмәтләрнең, волонтерларның, медучреждениеләрнең телефон саннары кертелгән. Моннан тыш, барлык аппаратларның да «SOS» кнопкасы бар һәм клавишалары зур.

Уфада Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Абдрәшитовка бүләкне партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров тапшырды. Рәис Абдрәшитовка 95 яшь. Сугышка ул 18 яшендә китә, Ленинград фронтына эләгә. Пушкин шәһәрен азат итә, өч тапкыр яралана. 1944 елда авыр яраланып, инвалидлык ала һәм Башкортстанга кайта. Сугыштан соң «Башнефтезаводстрой» трестында, партиянең өлкә комитетында, Башкорт АССРы Министрлар Советында эшли.

Күгәрчен районында нибары алты сугыш ветераны — Кәримов Әхмәтҗан Рәхим улы, Хәкимов Нәбиулла Хәбибулла улы, Жувасин Александр Иванович, Винников Сергей Афанасьевич, Йосыпбаев Тимербулат Әбүбакир улы, Халитов Чулпан Килмөхәммәт улы исән калган. Бүген аларга партия акциясе кысаларында кәрәзле телефоннарны район башлыгы Гайсә Янбаев тапшырды.

«Безгә тынычлык бүләк иткән кадерле ветераннарыбызга сәламәтлек, аяз күк йөзе, якты кояш, озын гомер һәм якын кешеләре ягыннан яхшы мөнәсәбәт телибез. Алар белән һәрвакыт җылылык, игелек һәм аңлау янәшәдә булсын", - диде үзенең мөрәҗәгатендә муниципалитет җитәкчесе.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас