23 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүен үткәрүгә әзерлекне тикшерүгә багышланган округ киңәшмәсендә катнашты.
Видеоконференция форматында аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.
Киңәшмәдә хокук тәртибен саклау һәм тавыш бирү урыннарында санитар-эпидемиология хезмәтләренең күрсәтмәләрен үтәү, эре сайлау участокларын видеофиксация камералары белән тәэмин итү, күзәтүчеләр корпусының төбәк иҗтимагый палаталарын әзерләү һәм «Кайнар линия» эше мәсьәләләре каралды.
Вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, гражданнар 25 июньнән үк тавыш бирә ала, һәм һәр кешенең тавыш бирүе бик мөһим.
Исегезгә төшерәбез, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүе илнең бөтен территориясендә үткәрелә. Ул 1 июльдә урындагы вакыт белән 8:00-20:00 сәгатьтә узачак. Бу көнне участокка килә алмаган гражданнар өчен өстәмә мөмкинлекләр каралган: тавыш бирү көненә кадәр, урнашу урыны буенча («Мобиль сайлау») яисә тавыш бирү өчен бүлмәдән тыш тавыш бирү.
Фото: "Глава РБ"