+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июнь 2020, 11:15

Баймаклылар яңалыкка шат

Баймак районында чүп-чар җыю өчен евроконтейнерлар мәйданчыклары төзиләр.

Баймак районында чүп-чар җыю өчен евроконтейнерлар мәйданчыклары төзиләр.
Районның 92 торак пунктына «Эко-Сити» калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәт күрсәтә, подрядчы - «Ремонт-төзелеш идарәсе» җәмгыяте 10 авыл һәм 7 шәһәр маршруты буенча эшли.

Баймак хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, күпкатлы йортларда чүп контейнерлары кулланылу дәвам итә, шәхси секторда «чүп реформасы» башлану белән капчыкларда чүп-чар җыюга күчкәннәр. Соңгысыннан арынырга, шулай ук калдыкларны бакларда җыярга карар ителгән. Мондый планнарны тормышка ашырырга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәм итә, аның буенча муниципалитетка 2,8 миллион сум акча бүленгән. Бу акчага 250 евроконтейнер сатып алынган, хәзер аларны авылларга тараталар, ә урыннарда әзерлек эшләре бара.

«Цезарь» һәм «Баймакское РСУ» подрядчылар бригадалары тимер-бетон нигез ясыйлар һәм мәйданчыкны профнастилдан койма белән әйләндереп алалар. Мәйданчыклар елның теләсә кайсы вакытында аларга керү мөмкинлеге тудырырлык итеп куела.

Күп фатирлы торак секторда гамәлдәге чүп мәйданчыклары асфальтлана.

«Шәһәр һәм авылларның шәхси секторында яшәүчеләр яңалыкларны уңай каршы алды: тирә-юньдә чиста, пөхтә, чүп-чарны полигонга чыгарырга кирәкми. Болар барысы да шәһәрдә дә, авылда да уңайлы шартлар булдыруга ярдәм итәчәк. Төбәк операторы безнең барлык тәкъдимнәребезгә дә җавап бирә, чүп ташучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез», — ди Баймак районы хакимияте башлыгы урынбасары Динар Хисмәтуллин.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас