"Конституция төзәтмәләренә үзгәрешләр кертү кирәк иде".
26 июньдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.
- Өйдә утырып, берни дә булмаган кыяфәт ясарга ярамый. Өстәвенә, Конституция - безнең илнең төп документы, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Ул республика гражданнарының күпчелеге сайлау участокларына киләчәк һәм тавыш бирәчәк, дип ышаныч белдерде.
- Башкортстанда яшәүчеләр һәрвакыт мондый активлыкны күрсәтте, дип уйлыйм, бу юлы да гражданнар бәлки активрак та тавыш бирер, - диде беренче вице-премьер һәм Русия Федерациясе Конституциясендә тәкъдим ителгән үзгәрешләр ил халкының күпчелегенең өмет-ышанычына туры килүен ассызыклады.
Андрей Назаров илнең төп документына төзәтмәләр кертергә кирәк иде, дип өстәде. Алар барысы да үлчәнгән, уйланылган, Русия алга таба хәрәкәт итә һәм безнең гражданнарның тормышын яхшырта алуына туры килә.