Константин Толкачев гражданнарны активлык күрсәтергә чакыра.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүендә катнашты. Парламент спикеры "Башкортостан" дәүләт концерт залы сайлау участогында тавыш бирде.
- Республика халкы бу юлы югары электораль активлык күрсәтер дип ышанам, - диде Константин Толкачев. - Өстәвенә, уңайлы тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, ә тавыш бирү үзе 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк, теләсә кайсы уңайлы көндә килергә мөмкинлек бар. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр ил өчен хәлиткеч, аның үсешен дистәләгән елга алга билгеләячәк. Алар Русиянең бәйсезлеген һәм оборона куәтен ныгытуга, дәүләт вазыйфаларын биләүче кешеләргә карата таләпләрне арттыруга юнәлтелгән.
Константин Толкачев шулай ук гражданнарның социаль гарантияләрен яклауны билгеләп үтте.
- Конституция Русияне социаль дәүләт дип игълан итә, әмма бу аның текстында тиешле чагылыш тапмады. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр нормаларны анык эчтәлек белән тулыландыра: хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумы күләменә тигез булуы, пенсияләрне, социаль түләүләрне даими индекслау, сыйфатлы медицина тәэминаты, гаиләне һәм балаларны яклау гарантияләнә.