Андрей Назаров Башкортстан медицинасының ил күләмендә югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләде.
Бүген Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан оештырылган чаралар кысаларында республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров сәламәтлек саклау системасының 35 хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Төбәк Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, бүген табибларның, фельдшерларның, шәфкать туташларының һәм медицинада эшләүчеләрнең барысының да роле аеруча мөһим. Пандемия чорында Башкортстан табиблары, үзләренең көчләрен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, барлык чир йоктыру куркынычын аңлап, коронавируска каршы көрәштә ныклык күрсәтә. Үзләренең көндәлек эшләре белән алар югары профессионализм, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтә.
Андрей Геннадьевич медицина хезмәткәрләренә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.
- Без сезнең белән бергә нәтиҗәле эшли алуыбызны исбатладык. Спортта гына түгел, хәзер төзелештә һәм сәламәтлек саклауда да күп рекордлар куелды. Башкортстан башка территорияләргә үрнәк булырга мөмкин. Өстәмә дәлил булып, хәзер Русия субъектларының берничәсендә, Кырымны да кертеп, шундый ук срокларда дәваханә төзергә теләр идек, - диде ул.