25 июньнән 1 июльдә 14.00 сәгатькә кадәр тавыш биргән һәр сайлаучыга "Рәхмәт" махсус кәгазь беләзеге тапшырылачак, аның белән клиникага мөрәҗәгать итәргә һәм SARS-Cov-2 (Covid-19, IGM) анализын 40 процент ташлама белән тапшырырга мөмкин.
- Сәламәтлек - без шуның өчен эшлибез, - дип аңлатты клиника директоры Альбина Кинҗәбаева. - Әлеге анализ кешенең бу куркыныч чир белән авырганлыгын, яки аны йөртүче булып торуын, димәк, гаилә, хезмәттәшләре, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыруын күрсәтә.