+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июнь 2020, 09:00

“Беркайчан да хыялга бирелүдән туктамагыз, кыю планнар корыгыз!”

Русия Президенты Владимир Путин чыгарылыш кичәләрен билгеләүче яшьләргә мөрәҗәгатендә матур теләкләрен җиткерде.

Русия Президенты Владимир Путин чыгарылыш кичәләрен билгеләүче яшьләргә мөрәҗәгатендә матур теләкләрен җиткерде.
Ил җитәкчесе быел мәктәп укучыларының да, студентларның да чыгарылыш кичәләре берьюлы үтү сәбәпле, бу бәйрәмнең аеруча чагу, тантаналы, берләштерүче булуын билгеләде.
– Сез - җаваплы, көчле, заманча уйлый белүче кешеләр. Искиткеч буын. Киләчәк – сезнең кулларда. Күп нәрсәгә ирешә алачагыгызга шикләнмим. Белгечлек, һөнәр генә түгел, үзегезнең чын билгеләнешегезне, үзенчәлекле, беркемнекенә дә охшамаган юлыгызны табачаксыз. Иң мөһиме, һәркайсыгыз үз хезмәте, кешеләргә, илебезгә файдалы булуы белән горурлана алсын, – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы үз чыгышында уку елы ахырының авыр булуын да, күп яшьләрнең волонтерлар проектларына кушылуын да билгеләде, сынауларны җиңә белү тәҗрибәсенең киләчәктә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
– Беркайчан да хыялга бирелә белүдән, иң кыю планнар корудан туткамагыз. Максатыгызга ышансагыз, ул нинди генә фантастик булып тоелса да, аңа таба кыю атагыз. Шулай гына иң югары үрләргә ирешеп була, – диде Президент, яшьләрне тәбрикләп.
Фото: pobeda.rbsmi.ru
Читайте нас