29 июньгә Башкортстанда, республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның 50 проценты тавыш биргән, аларның 300 меңгә якыны өйләрендә, дип хәбәр итә «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Илона Макаренко белән бергә ул пандемия шартларында тавыш бирүгә әзерлек турында сөйләде.
Башкортстан Башлыгы билгеләгәнчә, референдум үткәрү графигы кешеләрнең сайлау участокларында туплануыннан качарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, республика предприятиеләре кыска вакыт эчендә шәхси саклану чараларының барлык төрләрен дә диярлек җитештерүне җайга сала алды, аларның запасы зур.
"Үзәк сайлау комиссиясе санитар-саклану нормаларын үтәү буенча участок комиссияләре өчен укулар үткәрде: форма кию, даими дезинфекция, керү һәм чыгу юлларын арттыру. 1 июльдә участокларга башка көннәргә караганда күбрәк кешеләр килер, һәм без моңа әзерләнәбез", - диде Радий Хәбиров.
Илона Макаренко сүзләренә караганда, төбәк Иҗтимагый палатасы тарафыннан 30 меңгә якын күзәтүчедән торган пул формалаштырылган. 309 участокта алар видеокүзәтү кулланачак.
Фото: glavarb.ru