+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июнь 2020, 18:05

Гомумдәүләт проектлары ничек үтәлә?

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе Константин Калинин белән очрашты.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе Константин Калинин белән очрашты.

Яклар төбәкнең үзәк белән хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты.
Республика территориясендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мониторингы, төбәкнең социаль-икътисади үсеш фаразын булдыру, стратегик планлаштыру һәм яңа технологияләрне алга этәрү өчен мәгълүмати, эксперт-аналитик, консультацион ярдәм күрсәтү, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген тикшерү хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булырга тиеш.
2017 елның апреленнән Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгы белән аналитик үзәк арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.

– Тоташ алганда, гомумдәүләт проектлары буенча без яхшы гына барабыз, әмма «кызыл зоналар» бар, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Бу - беренче чиратта, туучылар саны, гәрчә соңгы айларда без монда билгеле бер үсешне теркибез. Каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча эшлибез. Торак төзелеше буенча билгеле бер кыенлыклар бар, әмма планны үтәрбез, дип уйлыйм. Безнең инвестицияләр буенча күрсәткечләр яхшы, без бу фронтта зур потенциалга ия. Кызганычка каршы, коронавирус үз төзәтмәләрен кертте, билне кысыбрак буарга туры килде. Әмма эшкә уңай карашны югалтмыйбыз.
Константин Калинин билгеләп үткәнчә, пандемия бөтен ил өчен авыр сынау булды, ул Башкортстан җитәкчеләренең аның нәтиҗәләрен булдырмау буенча тырышлыгын югары бәяләде.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас