Күптән түгел Башкортстанда төзелгән «Алга» махсус икътисади зонасы резидентларының берсе - Русиянең ZASPORT спорт һәм көндәлек киемнәр бренды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бренд вәкилләре катнашлыгында узган киңәшмәдә проектны тормышка ашыру перспективалары турында фикер алышты.
2012 елда дизайнер Анастасия Задорина нигез салган ZASPORT компаниясе Русия Олимпия командасын рәсми киендерүче булып тора.
Агымдагы елның гыйнварында «ЛегПром-2020» җиңел сәнәгать форумы кысаларында республика территориясендә брендның тегү фабрикасын төзү турында килешүгә ирешелде. Бу Русия территориясендә компания продукциясен җитештерүне мөмкин кадәр күбрәк тупларга мөмкинлек бирәчәк.
Проектның генеральный менеджеры Николай Ступаков сүзләренә караганда, компаниянең партнерлары булып «Аркада» сәнәгать берләшмәсе һәм «Эш киеме комбинаты» ачык җәмгыяте чыгыш ясаячак, ул төбәктә тегүле әйберләр җитештерүче иң эре предприятиеләрдән санала, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен махсус һәм форма киемнәре җитештерү буенча Русиянең иң яхшы биш предприятиесе исәбенә керә.
Анастасия Задорина Башкортстанда җитештерүне оештырып кына калмыйча, Русия җиңел сәнәгатенең алдынгы компетенцияләр үзәген дә булдырачагына ышаныч белдерде. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, ZASPORT төрле һөнәри юнәлеш бирүче белем бирү программаларын гамәлгә ашырырга ниятли.
- ZASPORT җитештерә торган продукция күләме елдан-ел арта бара, шулай ук ассортименты да киңәя. Мәскәүдә үз производствобыз, Русиядә һәм чит илләрдә партнерлык предприятиеләре бар, - ди Анастасия Задорина. - Башкортстан территориясендә фабриканы ачу продукция җитештерүне Русия Федерациясе территориясендә максималь рәвештә тупларга ярдем итәчәк. ZASPORT - Русия бренды һәм киң функционалга ия, дөньякүләм стандартларга җавап бирә торган үзебезнең зур җитештерүебез булу безнең өчен бик мөһим. Без моңа бик озак килдек.
Фабрика төзү өчен Ишембайда махсус икътисади зона территориясендә 4,8 га мәйданлы участок тәкъдим ителә. 2021 елда объектны проектлауны тәмамлау һәм төзелеш мәйданына чыгу планлаштырыла. Проектның беренче этабын гамәлгә ашыру 200гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Радий Хәбиров фабрика төзегәндә республика җитештерүчеләренең төзелеш материалларын, шул исәптән Уфа районында йогышлы авырулар үзәген төзүнең уникаль тәҗрибәсенә таянып, кулланырга тәкъдим итте.
– Безнең өчен бу республикада мондый масштабтагы һәм мондый юнәлештәге беренче предприятие, - дип нәтиҗә ясады республика Башлыгы. - Ышанам ки, ул тоташ тармак үсешенә этәргеч бирәчәк. Аның тирәсендә яңа кече предприятиеләр барлыкка киләчәк. Ишембай өчен бу бик кызыклы һәм кирәкле булачак.
Фото: glavarb.ru