+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 17:06

"Барлык кризисларны ике төркемгә бүлергә мөмкин..."

Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге үз битендә пандемиянең чигенүе турында яза.

Барлык кризисларны ике төркемгә бүлеп карарга була. Беренчесендә без әзер була алмыйбыз, чөнки аны фаразлап булмый; икенчесе – без фаразлый алганнары, димәк, аларга әзер булырга тиешбез, дип яза Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге битендә.

Премьер-министрның беренче урынбасары шулай ук коронавирус пандемиясенең беренче төркемнән икенчесенә күчүе турында яза. Ләкин шул ук вакытта вирусның кире әйләнеп кайтуы, яки башка берәр вирус барлыкка килүе турында да искәртә һәм бу елның күңелсез тәҗрибәсен кабатламас өчен, авыруның нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметеп, киләчәк турында тирән уйланырга чакыра.

Халыкның эпдемияләрдән якланганлыгы турында беренче вице-премьер бүген Уфада Халыкара урбанизация форумы үтүе уңаеннан уйлана.

Фото: facebook.com/agnazarov
Читайте нас