+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 08:50

Башкортстанга туристларны нәрсә җәлеп итә ала?

Уфада "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара фәнни-гамәли конференция эшен башлады.

Уфада "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара фәнни-гамәли конференция эшен башлады.

"Төбәк үсеше өчен глобаль туризм технологияләре" панель секциясендә төрле төбәкләрдән һәм илләрдән спикерлар чыгыш ясый.

Видеоэлемтә буенча чыгыш ясаган Мәскәү шәһәренең Туризм буенча комитеты рәисе Екатерина Проничева Башкортстанга туристларны җәлеп итү нокталарын билгеләде.

"Башкортстан данын яклый алырлык объектлар: Сабантуй — Башкортстан өчен генә түгел, ә аны Мәскәүдә киң бәйрәм итәбез. Башкорт халык уен коралы думбыраны әзерләү технологиясе. Кымыз - Башкортстан өчен генә хас түгел, ул күп кенә төбәкләрнең мәдәни гастрономик традицияләрен берләштерә. "Урал батыр" эпосы. Болары тиз арада хәтергә килгәннәре генә".

Спикер билгеләп үткәнчә, бөтен дөньядан туристларны җәлеп итү өчен һәр төбәктә булган мәдәни үзенчәлекләрне, хәзинәләрне яхшы аңларга кирәк. Матди булмаган мәдәни мирас чит ил туристларын гына түгел, Русиянең барлык төбәкләреннән килгән туристларны да җәлеп итү ноктасы булып хезмәт итәргә мөмкин.

«Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" Урбанистика форумы — Русиядә коронавирус таралуга бәйле чикләүләрне йомшартканнан соң оештырылган беренче күләмле чара. Уфага шәһәр киңлекләренең яңа контурлары һәм территорияләр белән идарә итүдә трендлар турында фикер алышырга хакимият, бизнес вәкилләре, потенциаль инвесторлар килде. Форум 50 иң танылган спикерны — Русия һәм халыкара экспертларны, җәмәгать эшлеклеләрен җыйды.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас