+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 09:25

"Дим - уңайлы, чиста шәһәр ул"

Уфада "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшен дәвам итә.

Уфада "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшен дәвам итә.

"Уфа - уникаль районнар шәһәре" сессиясендә төрле төбәкләрдән һәм илләрдән спикерлар чыгыш ясый.

Шәһәр мохитен үстерү өлкәсендәге эксперт, "Тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләр" шәһәр мохитен үстерүнең иң яхшы практикалары Бөтенрусия конкурсының эксперт төркеме җитәкчесе Артем Гебелев Уфа шәһәре Дим районының өстенлекләре, проблемалары һәм перспективалары турында сөйләде.

«Бу районда мин беренче тапкыр шәһәр җәмәгатьчелегенең никадәр актив һәм битараф булмаганлыгын күрдем. Искерү нәтиҗәсендә бик начар хәлдә булган Дим паркы директоры юктан бар ясый: урындагы бизнес, кафе, рестораннар белән эшли, балалар үзәге ачканнар, аттракционнарда акча эшлиләр, аларны яңарталар, — дип сөйләде эксперт. - Димдә паркның иҗтимагый тормышның бер өлеше һәм җәмәгать киңлеге булуы турында тарихлар бик күп".

Артем Гебелев билгеләп үтүенчә, Дим — ул районга караганда, уңайлы, экологик яктан иста шәһәр булып тора. Шул ук вакытта яшьләрне җәлеп итү мөһим мәсьәлә булып кала.

"Дим - өлкәннәр өчен районмы? Әллә яшь, талантлы балалар калсын һәм киләчәкләрен аның белән бәйләсен өчен кайнап торган эшлекле районмы?" - дип фикер йөртә эксперт.

Моның өчен сервисларның тулы күләменнән һәм сыйфатлы тормыштан тыш, киләчәк буынның үз-үзләрен күрсәтә алу мөмкинлекләренә дә ия булырга кирәк, дип ассызыклады ул. Ул чакта яшьләр китмәс, ә калыр дигән өмет күпкә күбрәк булачак.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас