Бүген "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" Халыкара урбанистика форумы кысаларында берничә килешү төзелде.
Шуларның берсе - Башкортстан Хөкүмәте һәм "Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк" коммерция карамагында булмаган автоном оешма арасындагы хезмәттәшлек турында.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аналитик үзәк җитәкчесе Константин Калинин кул куйган документ нигезендә, республика территориясендә РФ һәм БР Дәүләт программаларын, федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыруга мониторинг үткәреләчәк.
Радий Хәбиров һәм "Мәскәү урбанистика үзәге" җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Сергей Капков кул куйган документ ел саен "Киләчәк территориясе" форумын үткәрүне билгеләде. Килешү территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүне ныгыта һәм якларның форумны Башкортстан башкаласы территориясендә уздыру белән кызыксынуын белдерә.
Шулай ук, туризм өлкәсендә республика өчен мөһим документлар имзаланды. Мәсәлән, Мәскәү шәһәренең Туризм буенча комитеты һәм Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Мәскәүнең Туризм буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Шаршавицкая һәм БР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков кул куйган документ Башкортстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында үзара туристик агымнарны арттыруны күздә тота. Яклар республика һәм ил башкаласы территорияләрендә урнашкан туристлык ресурсларын карап, туристик маршрутлар булдыруга ярдәм итәргә ниятли.
Уфада "Мәскәүнең туризм һәм кунакчыллыкны үстерү буенча проект офисы" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы һәм республиканың Туриндустрия һәм кунакчыллык оешмалары берлеге арасында туризм өлкәсен үстерү өчен зур әһәмияткә ия икенче документ имзаланды. Мәскәү кунагы Евгений Писарев һәм Илдар Биккузин йөзендә кабул итүче як тарафыннан төзелгән документ туристлык төркемнәре белән алмашу буенча сынау проектын күздә тота.
Фото: bashinform.ru