+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 11:20

"Октябрь революциясе урамы тарихи чынбарлыгына кайтачак"

Уфада урбанистика форумында Октябрь революциясе урамының яңа концепциясе тәкъдим ителде.

Уфада урбанистика форумында Октябрь революциясе урамының яңа концепциясе тәкъдим ителде.

Уфада "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" урбанистика форумында Плёс шәһәр Советы рәисе, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов Октябрь революциясе урамын заманча иҗтимагый киңлеккә әверелдерү концепциясен тәкъдим итте, дип хәбәр итә РБК-Уфа.
"Уфа - мин туган шәһәр һәм аның югалган тарихи йөзен саклап калу һәм яңадан тергезү мөмкин дип саныйм", - дип билгеләде Тимербулат Кәримов һәм Плёс шәһәрен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Аның сүзләренә караганда, шәһәр үзенең уникальлеген саклап калган. Биредә беренче тапкыр яңа тарихта төзелешнең җентекле кагыйдәләре эшләнде һәм расланды, материалларга, фасадларга, коймаларга, түбәләргә карата таләпләр регламентлаштырылды.
Тарихи мохитне Уфа үзәгендәге Октябрь революциясе урамында да тергезергә мөмкин, дип саный Тимербулат Кәримов. 980 метр озынлыктагы арада, Цюрупа урамыннан Салават Юлаев проспектына кадәр бик күп таш һәм агач архитектура һәйкәле урнашкан. Болар барысы да университет ихатасы, борынгы йортлар, чиркәү ишегалды, сәүдә променадын үз эченә алган уникаль туристик кластер формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Проект Воровский урамыннан Ленин урамына кадәр бер яклы хәрәкәт белән транспорт агымын үзгәртеп коруны, ял һәм бәйрәм көннәрендә Октябрь революциясе урамын ябуны күздә тота.

Уфа хакимияте баш архитекторы Олег Байдин сүзләренә караганда, проект өстендә эш хәзерге вакытта бара һәм 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас