Бүген, 30 июньдә, узучы "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара фәнни-гамәли конференциясе барышында туризм өлкәсендә мөһим документларга кул куелды. Шулай итеп, Мәскәүнең туризм комитеты һәм Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Мәскәүнең туризм комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Шаршавицкая һәм Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков кул куйган документ республика белән Мәскәү арасында үзара туристик агымнарны арттыруны күздә тота. Яклар республика һәм ил башкаласы территорияләрендә урнашкан туристлык маршрутларын формалаштыруга ярдәм итәргә ниятли.
Туристлык өлкәсен үстерү өчен зур әһәмияткә ия икенче документ "Мәскәү туризмын һәм кунакчыллыгын үстерү буенча проект офисы" компаниясе һәм Туризм индустриясе оешмалары берлеге арасында имзаланды. Документ туристлык төркемнәре белән алмашу буенча сынау проектын күздә тота.
Туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек төбәкләрдә эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң яңартылачак.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.