+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 15:25

Уфада урбанистика халыкара форумы ел саен узачак

Уфада Халыкара урбанистика форумы ел саен узачак. Бу хакта Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров форумның пленар утырышы кысаларында кайбер килешүләргә кул куйганнан соң белдерде.

Уфада Халыкара урбанистика форумы ел саен узачак. Бу хакта Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров форумның пленар утырышы кысаларында кайбер килешүләргә кул куйганнан соң белдерде.
- Без республикабыз, Уфа шәһәренең ел саен уздырыла торган урбанистика халыкара форумын оештыру урынына әйләнүен теләдек. Беренчедән, республикабыз традицион кунакчыл төбәк, аның күрсәтер нәрсәләре бар, икенчедән, бу - илнең интеллектуаль потенциалын, халыкара институтларны җәлеп итү. Бу безне көчлерәк, заманчарак итә. Без Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән шундый килешүгә килдек, аның канаты астында безнең форум ел саен узачак, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы форумның аңа Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Кече шәһәрләрне үстерү фонды, башка төбәкләрдән хезмәттәшләр белән тыгыз эшләргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас