+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 11:20

Урбанистика халыкара форумы ел саен булачак

"Без бүген Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән билгеле бер килешүләргә ирештек, форум ел саен булачак, һәм аны оештыручы - әлеге министрлык", - дип игълан итте Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров бүгенге халыкара форумда.

Сессия барышында тәкъдим ителгән гамәли карарлар һәм инструментлар инде бүген үк Русия Хөкүмәтенең икътисади курсы нигезендә тормышка ашырырга мөмкин булган проектларны эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Форум җәмәгать киңлекләрендә, локаль проектларда һәм федераль үсеш программаларында иң яхшы дөнья һәм Русия тәҗрибәсен куллануга этәргеч бирәчәк.

Шулай итеп, форум Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясенең башка төбәкләре, шулай ук гомумән һөнәри җәмәгатьчелек өчен зур әһәмияткә ия.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Русия шәһәрләрендә ихата территорияләрен төзекләндерү юнәлешен үстерәчәк, дип сөйләде әлеге тармак министры урынбасары Максим Егоров Уфада узучы Халыкара урбанистика форумында.

Фото:bashinform,ru
Читайте нас