+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2020, 13:15

“Яшәү өчен иң уңайлы төбәк итү бурычы куелды”

30 июньдә Уфада Урбанистика халыкара форумы башланды. Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров белән берлектә “Территорияләрне үстерү программаларын синхронлаштыру. Башкортстан тәҗрибәсе” секциясе утырышын ачты.

- Беренче яхшы яңалык - безнең форум ел саен оештырылачак һәм Русия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән узачак, - диде Андрей Назаров.
Андрей Назаров ассызыклаганча, 2020 елда республикада гомумдәүләт проектлары кысаларында 150дән артык объект төзелә. 2019 елның сентябрендә республика Башлыгы Радий Хәбировның “Башкортстанны 2024 елга кадәр социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында” Указы кабул ителде. Нәтиҗәдә, республикада биш ел эчендә тагын 700 кирәкле социаль һәм сәнәгать объекты барлыкка килергә тиеш.
- Республика Башлыгы Башкортстан Хөкүмәтенә якындагы биш ел дәвамында яшәү уңайлыклары ягыннан Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керү бурычы куелды. Бу безнең стратегик максатыбыз, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас