Борай районында 48 сайлау участогы эшли. Аларның һәркайсы коронавирус пандемиясе чорында эшләү өчен тиешенчә әзерләнгән.
Барлык участокларда даими рәвештә дезинфекция үткәрелә, һәр сайлаучыга медицина битлеге, перчаткалар, аерым ручка тапшырыла. Социаль дистанцияне күрсәтеп торучы махсус билгеләр дә бар. Ә менә Борайдагы 1575нче сайлау участогы саф һавада урнашкан.
- Көннәр яхшы торганда болай эшләү аеруча әйбәт, - ди яше-карты. - Безгә, бирегә тавыш бирергә килүчеләргә дә, хәвефсезлек ягыннан барлык шартлар да тудырылган.
- Бу тавыш бирүдә катнашу - минем гражданлык бурычым, - диде сайлауларга беренчеләрдән булып килгән Фирдус Хәбиб улы Садретдинов, районның ветераннар Советы рәисе. - Без илебез тарихындагы шундый зур вакыйгада катнаша алабыз. Балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдем.