+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июль 2020, 09:58

Дүртөйледә тавыш бирү бәйрәм рухында үтә

Дүртөйледә бүген иртәннән үк бәйрәм рухы хакимлек итә: динамиклардан дәртле көйләр яңгырый, яше-карты сайлау участокларына юл тота.

Дүртөйледә бүген иртәннән үк бәйрәм рухы хакимлек итә: динамиклардан дәртле көйләр яңгырый, яше-карты сайлау участокларына юл тота.

Быелгы сайлауларның башкаларыннан төп аермасы шунда: бер участокта да чират күзәтелми, чөнки күпчелек инде 1 июльгә кадәр гражданлык позициясен белдереп өлгергән.
Сайлау участоклары 25 июньнән тиешле режимда эшли, аларның һәркайсында хәвефсезлек таләпләре төгәл үтәлә. Участокка кергәндә һәркемнең тән температурасы үлчәнә, медицина битлекләре һәм перчаткалары булмаганнарга алар бирелә. Өстәлләрдә кулларны дезинфекцияләү өчен махсус сыекча да бар.
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре бара. Тавыш бирүчеләр ишек янына яки капка төбенә генә чыга.
Тавыш бирергә килүчеләр өчен район хакимияте һәм урындагы эшкуарлар күңелле бүләк тә әзерләгән: сайлау участокларында махсус купоннар тапшырыла, ә алар шәһәрнең дистәләгән кибетендә, сәүдә үзәкләрендә азык-төлек, кием-салымны 10 процентка кадәр ташлама белән сатып алу хокукы бирә.
Бүген Дүртөйле районы Мәдәният сарае янындагы мәйданда зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли. Анда ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукцияне гадәттәгедән арзанрак бәягә сатып алып була.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән
Читайте нас