+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июль 2020, 18:45

Халыкның 90 проценты тавыш биргән

20 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда участокларны ябу вакытына 2,8 миллионнан артык кеше тавыш биргән.

20 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда участокларны ябу вакытына 2,8 миллионнан артык кеше тавыш биргән.

Бу 89,78 процент тәшкил итә. Уфада бу сан 19 сәгать 30 минутка 85,5 процент тәшкил итте, шәһәрләр буенча – 85,9 процент, авыл районнарында 91,7 процент кеше тавыш биргән.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова брифингта билгеләп үткәнчә, хәзер барлык участок комиссияләрендә дә тавышларны санау алып барыла.

БР Үзәк саклау комиссиясе "кайнар линия"сенә барлыгы 800дән артык шалтырату килгән. Халык тавыш бирү тәртибен, РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең асылын аңлатуны сораган һәм үз сайлау участогының урнашу урыны белән кызыксынган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас