Радий Хәбиров Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирү өчен тавыш биргән республика халкына рәхмәт белдерде.
"Бердәм Русия” партиясе тәкъдим иткән идеяне Президент Владимир Путин хуплады. Мактаулы исемне Бөек Ватан сугышы елларында сәнәгать эшенә, фронтны тәэмин итүгә һәм Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән 20 шәһәргә биреләчәк.
20 июньнән имзалар җыю барды, аларның иң күпчелеген Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышында җыйганнар — барлыгы 1,2 миллион уфалы һәм республика халкы имзалары.
“Яшермим, мин бик шатмын, — дип билгеләде бу вакыйганы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — Партиянең Генераль советы мәгълүматларына караганда, республикада иң күп имзалар җыелган. Бу карар игълан ителүгә үк, без бу статусны хәтердә калдыру өчен, матур объектлар барлыкка килү өчен нәрсә эшләрбез дип уйлый башладык”.
Ул бу карар өчен тавыш биргән республика халкына рәхмәт белдерде.