+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 июль 2020, 15:50

Балалы гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә

Радий Хәбиров республикада яшь гаиләләргә уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Радий Хәбиров республикада яшь гаиләләргә уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта республикада 19930 бала туган, бу, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 698 балага, яисә 3,1 процентка күбрәк. Өченче булып туган балалар саны - 1,7 процентка, өченче һәм аннан соңгы балалар 6,4 поцентка арткан.
“Без балаларны тәрбияләү өчен уңай шартлар тудырабыз. Балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар поликлиникалары төзибез.
Туймазда 260 урынга исәпләнгән чираттагы балалар бакчасы төзелде. Анда 12 төркем булачак, аларның икесе — ясле. Биредә туган тел кабинеты, физкультура һәм музыка заллары, изостудия, табигатьне өйрәнү бүлмәсе, логопед, психолог кабинетлары, сенсор бүлмәсе каралган.
Быел барлыгы 3090 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла. Бу чираттагы киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә балалары булган яшь гаиләләр киләчәктә дә республикада үзләрен уңайлы хис итәчәк", — дип яза социаль челтәрләрдәге үз битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Читайте нас