+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июль 2020, 07:45

Армиягә китә егетләр

Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартындагы Указы нигезендә запаста булмаган гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үткәрелә. Хәрби хезмәткә 135 мең кеше чакырылырга тиеш.

Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартындагы Указы нигезендә запаста булмаган гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үткәрелә. Хәрби хезмәткә 135 мең кеше чакырылырга тиеш.
Гражданнарны гаскәрләргә чакыру һәм җибәрү белән бәйле барлык планлы чаралар билгеләнгән тәртиптә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексын үтәүне исәпкә алып төзәтелгән срокларда уздырыла.
Быел хәрби хезмәткә алынучыларны хезмәт урыннарына җибәрү самолетлар белән дә башкарыла. Транспортның мондый төре, беренче чиратта, Кораллы Көчләрдә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен каралган.
- Без 3 самолетны озаттык инде. Чакырылыш тәмамланганчы тагын 3 самолет җибәрергә планлаштырабыз. Егетләр гаскәрнең барлык төрләрендә хезмәт итәчәк. Бүгенге көндә Ватанга 2500дән артык егет хезмәт итә, - дип ассызыклады төбәкнең хәрби комиссары Игорь Харченко. - Егетләрнең күпчелеге Көнбатыш һәм Көнчыгыш округларда хезмәт итә.
Һәрбер хезмәткә чакырылучыга кирәк-ярак, банк һәм шәхси электрон карталары, шулай ук сәламәтлеген саклау өчен шәхси саклану чаралары (битлекләр, перчаткалар, бахиллалар) комплекты бирелә.
Язын Башкортстаннан хәрби хезмәт үтү өчен 5 меңнән артык егетне озату планлаштырыла. Бу Үзәк хәрби округ төбәкләренең барысыннан да күбрәк.
Читайте нас