+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июль 2020, 14:20

"Без гомерләрне коткарабыз"

Кушнаренкога эш сәфәре барышында Радий Хәбиров район үзәгендә 85нче янгын часте төзелеше барышы белән танышты.

Кушнаренкога эш сәфәре барышында Радий Хәбиров район үзәгендә 85нче янгын часте төзелеше барышы белән танышты.

Район хәвефсезлеге өчен мөһим булган объектны төзү 2018 елның көзендә башланды һәм хәзерге вакытта ахырына якынлаша – биналарның эчке бизәлеше һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Депода дүрт каравыл кизү торачак. Аларның һәркайсында - шәхси составтагы 5 кеше һәм дүрт берәмлек техника. Бинада шулай ук 14 кешедән торган шәхси состав белән 18нче янгын-коткару отряды урнашкан.

Объектның бәясе - 60,5 миллион сум. Аны бу елның җәендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Радий Хәбиров янгын часте бүлмәләрен карады, кирәкле техника һәм җиһазлар белән кызыксынды. Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, аларга ике машинаны яңартырга, шулай ук депоны җиһазларга кирәк. Республика Башлыгы бу максатларга республика бюджетыннан акча бүләргә кушты.

Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр иткәнчә, 2030 елга Башкортстанда 28 яңа янгын депосы һәм тагын җидесен – федераль программа кысаларында төзү планлаштырыла. Быел шундый ук объектлар Сәйрән (Ишембай районы), Әмҗә (Нефтекама), Булгаково (Уфа районы) һәм Красноусол (Гафури районы) авылларында проектлана. Моннан тыш, Павловка сусаклагычында коткаручылар өчен база барлыкка киләчәк.

– Мондый объектлар мөһим, чөнки кешеләрне сакларга ярдәм итә. Һәм бу нәтиҗә бирә. Бездә үлүчеләр саны, коронавируска карамастан, кими, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без гомерләрне коткарабыз. Җитди шөгыльләнсәң, теләсә нинди проблеманы хәл итеп була.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас