+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июль 2020, 08:40

Бу - шәһәребез казанышларын тану һәм өлкән буынга хөрмәт

Мэрия сайтында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафинның башкала халкына мөрәҗәгате басылды. Анда болай диелә:

Мэрия сайтында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафинның башкала халкына мөрәҗәгате басылды. Анда болай диелә:
“Кичә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирү турындагы Указга кул куйды. Бу исемгә үзләренең хезмәт батырлыклары һәм казанышлары белән Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләр лаек була. Уфа - илебезнең сугыш елларында җиңү яулаган күп кенә шәһәрләренең берсе.
Башкортстан Республикасы башкаласын яклап чыгучыларга рәхмәт белдерәм. Кыска гына вакыт эчендә республика халкының 1 миллион 200 мең имзасын җыя алдык.
Беренче чиратта, бу шәһәребезнең казанышларын тану һәм өлкән буынга хөрмәт күрсәтү. Ул елларда һәркем Җиңү һәм Бөек Ватан хакына яшәде һәм эшләде.
Барлык уфалыларны “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирелү белән котлыйм!”
3 июльдә 23.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелү хөрмәтенә бәйрәм салюты була.
Фото: ufacity.info
Читайте нас