+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июль 2020, 12:35

Эшләр төгәлләнгәч, республика Башлыгы тагын киләчәк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кушнаренко районында булды. Төбәк җитәкчесе авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү барышы белән танышты, социаль объектларда булды, шулай ук муниципалитетның үсеш перспективалары турында фикер алышты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Кушнаренко районында булды. Төбәк җитәкчесе авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү барышы белән танышты, социаль объектларда булды, шулай ук муниципалитетның үсеш перспективалары турында фикер алышты.

Район үзәгендә республика Башлыгы узган ел киң колачлы реконструкциядән соң ачылган Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркында булды.

Кушнаренко авылында туган батыр Бөек Ватан сугышы вакытында танк взводы командиры була һәм Украина территориясендә барган сугышларда немец солдатларын, күп санда дошман техникасын юк итә. Лейтенант Валентин Паширов 1943 елда һәлак була, аңа Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелә.

Парк «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында ике этапта реконструкцияләнде. Финанслауның гомум күләме 8 миллион сумнан артып киткән. Биредә юлларга асфальт түшәлде, агачлар утыртылды, фонарьлар, эскәмияләр, сәхнә куелды. Паркта коймалар алмаштырылган, хәвефсез резин өслекле уен зонасы оештырылган һәм фонтан ремонтланган, ул заманча яктылык-диодлы яктырткычлар белән тәэмин ителгән.

Кушнаренко авылында республика җитәкчесе, шулай ук, үзәк мәйданны төзекләндерү барышы белән танышты. "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" программасы кысаларында проектны гамәлгә ашыруга 10 миллион сум акча бүленгән.
- Проект халык өчен кызыклы, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Эшләрне быел төгәлләү зарур, - дип, эшләр тәмамлангач, бирегә тагын киләчәген белдерде.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас